Үз-үзеңә каршы килеп, каршы килеп бар дөньяга…

Үз-үзеңә каршы килеп, каршы килеп бар дөньяга
Үги булып яшәвеңне,
Бер ым кагар кеше тапмый инәлсәң дә
Никтер миңа дәшмәвеңне…
Беләм инде!..

Сизәм инде. Сагышыңны
Манып җитмеш төрле төскә
«Бер сәбәпсез» хәл белүең
Кылт итә дә, төшә искә.

Искә алам. Ут элгәндәй җан түреңә
Очып йөргән көннәреңне.
Һәм… Юксынам давыл көткән
Киребеткән йөрәгеңне

Тик… Аңламыйм. Ут-ялкыннан
Качуыңны тота-каба…
Аһ, аяныч… Сине дөнья
Һәм… сорылык йота бара…

Аклый алмыйм үксезлектән үз-үзеңә
Үги булып яшәвеңне!..
Ым кагардай кешең бер мин!..
Шуны белеп дәшмәвеңме?!.
…Дәшмисеңме?!. Дәшмә инде!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт